Яңалыклар
20 февраль 2025, 09:23

«Русия студентлар отрядлары – киләчәккә юл»

Уфада Вузара кампус мәйданчыгында «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» форумы ачылды. Форум кысаларында «Русия студентлар отрядлары – киләчәккә юл» дип аталган сөйләшү дә үтте. 

«Русия студентлар отрядлары – киләчәккә юл»«Русия студентлар отрядлары – киләчәккә юл»
«Русия студентлар отрядлары – киләчәккә юл»

Уфада Вузара кампус мәйданчыгында «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» форумы ачылды. Чарада мәктәп укучылары, шулай ук Башкортстанның профильле урта һәм югары уку йортлары студентлары катнашты. Балаларга сәламләү сүзе белән республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүген вуз һәм ссуз студентларының, мәктәп укучыларының төзелеш белгечлеге турында барысын да белү мөмкинлеге бар.

Форумның төп максаты - төзелеш тармагында квалификацияле кадрлар составын, эшчеләрнең кадрлар резервын формалаштыру, төзүче һөнәренең абруен күтәрү. Оештыручылар - Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Башкортостан Республикасы Хөкүмәте, "РосКапСтрой", «Бердәм заказчы», Төзелеш министрлыгының мәгариф эшчәнлеге компетенцияләре үзәге, «Хәрби-төзелеш компаниясе» гавами-хокукый компаниясе, «Нацпроектстрой компанияләр төркеме».

Форум кысаларында «Русия студентлар отрядлары – киләчәккә юл» дип аталган сөйләшү дә үтте. Аның  модераторы Башкортстан студентлар отрядлары җитәкчесе урынбасары (комиссары) Иван Шатов һәм Башкортстан студентлар отрядларының яшүсмерләр хезмәт отрядлары кураторы Вера Токарева булды. Алар залдагыларга Русия студентлар отрядлары турында сөйләде. Оешманың, партнерларның мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерде, эш принциплары һәм юнәлешләре белән таныштырды. Шунда ук «Күпер төзү» интерактивы уздырылды. Һәр команданың бурычы күперне кул астында булган материаллардан гына төзү. Төзелгән күпер футбол тубының үтеп китүенә түзәргә тиеш, шулай ук вакытта матур булырга тиеш.

Кыскасы, чарада катнашучылар мавыктыргыч уенда да катнашты, фәһемле мәгълүмат та туплады.

«Русия студентлар отрядлары – киләчәккә юл»
«Русия студентлар отрядлары – киләчәккә юл»
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас