20 февральдә Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркы территориясендә 10нчы сыйныф укучылары өчен биш көнлек уку җыеннарында катнашучылар белән очрашты.
Очрашуда Илеш, Иглин, Әлшәй районнарыннан, Уфаның Орджоникидзе һәм Октябрь районнарыннан 350дән артык бала катнашты.
Республика җитәкчесе аларны якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Бу бәйрәм батырлыкны, бурычка тугрылыкны, теләсә кайсы вакытта кулына корал тотып илебезне якларга әзерлекне гәүдәләндерә. Төбәк башлыгы сүзләренчә, ул безгә буыннар бәйләнешенең никадәр мөһим булуын искә төшерә. Бигрәк тә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткәндә аның әһәмияте аеруча арта.
– Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, махсус хәрби операция бурычларын үтәп, алгы сызыкта булган геройларга тирән ихтирам белдерәбез. Бу бәйрәм сезнеке дә, чөнки сез дә Ватанны саклаучылар булачаксыз, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы уку җыеннарында катнашучыларның сорауларына да җавап бирде. Балалар Радий Хәбировның кайда һәм кайчан хезмәт итүе белән кызыксындылар.
– Мин 1982 елдан 1984 елга кадәр Забайкальск хәрби округында хезмәт иттем. Бу үсү өчен яхшы мәктәп булды. Бу ике ел егетләрне өлкәнрәк итә. Мин армиядә бик күп мөһим нәрсәләргә өйрәндем. Хезмәтемне рота старшинасы булып тәмамладым, – дип җавап бирде республика җитәкчесе.