БСТ телеканалында Башкортстанның бөек сугышчылары турында өч фильм күрсәтәчәкләр.
23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә – БСТ телеканалы төрле чорларның өч бөек сугышчысы турында берьюлы өч документаль фильм күрсәтәчәк.
“Тарихның тууы” фильмы – Уфа шәһәренең Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл төзү турында. Документаль кинолентада республика башкаласы үзәген беренче таш салудан алып скульптура композициясенең гаять зур ачылышына кадәр масштаблы үзгәртеп кору этаплары сурәтләнгән.
“Көч урыны. “Тура хан” визит-үзәге” Башкортстанның урта гасыр тарихына пәрдә ача. Картинада Евразия күчмә цивилизацияләр музее составындагы беренче объект төзелүнең һәр этабы яктыртыла. Төбәк тормышында якты эз калдырган тарихи шәхесләр – Тура хан, Хөсәенбәк турында, башкорт биләре, Евразиянең күчмә халыклары хакында кызыклы фактлар бәян ителә.
Башкортстанның милли каһарманы Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү тирәсендә бәхәсләр күп. Ул нигә кирәк, ни өчен һәйкәлне постаменттан төшерергә, ул кайчан үз урынына кайтачак? Боларның барысы турында “Мин кайтырмын!” документаль фильмында сөйләнә.
“Трилогияне булдыру өстендә үз эшенең осталарыннан торган зур төркеме эшләде. Алар – режиссерлар Әлфия Арсланова, Ләйсән Рамазанова, композиторлар Илшат Хәлилов, Айдар Хәмзин, Ләйлә Владимирова, дизайнер Айрат Өметбаев, талантлы операторлар төркеме”, – ди проект җитәкчесе, фильмнар авторы Гәүһәр Батталова.
Трилогияне БСТ телеканалында 23 февральдә карарга була: 07:45 – “Мин кайтырмын!”,12:30 – “Көч урыны. “Тура хан” визит-үзәге”, 19:00 – “Тарихның тууы”.