Яңалыклар
18 февраль 2025, 14:10

Уфада төзелеш форумнары үтәчәк

Масштаблы чараларга багышланган матбугат конференциясе бүген, 18 февральдә, Уфаның вузара кампусы мәйданчыгында үтте.

Уфада төзелеш форумнары үтәчәкУфада төзелеш форумнары үтәчәк
Уфада төзелеш форумнары үтәчәк

Уфада якын көннәрдә төзелеш темасына бәйле берьюлы берничә масштаблы чара үтәчәк. Башкалада яшәүчеләрне һәм кунакларны нәрсә көтүе турында журналистларга Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов сөйләде.

 - 19-21 февральдә Уфа төзелеш үзәге булачак, безгә кунакка Русиянең 16 төбәгеннән катнашучылар килә, - дип сөйләде ведомство җитәкчесе.Без дүрт чара үткәрергә планлаштырабыз. Беренчесе -  ел саен үткәрелә торган 32нче халыкара «УралСтройИндустрия» форумы, икенчесе – «Күчемсез милек турында» күргәзмәсе, өченчесе – «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» форумы һәм дүртенчесе – Идел буе шәһәрләре ассоциациясе.

    Артем Ковшов аңлатуынча, форумнар кысаларында 200дән артык, шул исәптән федераль спикерларның катнашуы көтелә,  80нән артык компания тәкъдим ителәчәк, ә яшьләр форумы кысаларында төбәкнең барлык профильле югары уку йортлары һәм колледжлары катнашыр дип көтелә.

    Форумда катнашуга яшь белгечләрне җәлеп итү өчен масштаблы программа әзерләнгән, ул төрле мәгариф һәм мәдәни-күңел ачу чаралары белән тулыланачак. Күчмә лабораторияләр, түгәрәк өстәлләр, сессияләр, эшлекле уеннар, мастер-класслар һәм зур төзелеш объектларына экскурсияләр булачак. Катнашучылар

шулай ук вакансияләр һәм стажировкалар ярминкәсенә дә бара алачак.

– Төзүче һөнәре - бу дөньяда иң иҗади һөнәрләрнең берсе, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Кира Валерьевна.Безнең республикада югары уку йортларында төзелеш белгечлеге буенча 2100 гә якын кеше белем ала, урта һөнәри белем бирү системасында – 8000 гә якын студент.

  Спикер ассызыклаганча, хәзерге вакытта нәкъ менә төзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә.

– “Яшь белгеч-киләчәкне төзүче" форумы Уфа вузара кампусы базасында узачак. Уфа, Салават һәм Стәрлетамак яшьләрен көтеп калабыз. Алар өчен төрле чаралар оештырылачак, болар - мастер-класслар, квестлар, ачык диалоглар, - диде Кира Валерьевна.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас