Яңалыклар
18 февраль 2025, 05:34

Быел яз һәм җәй ничек килер?

Календарьда тиздән яз башлана. 

Быелгы кыш гадәттән тыш җылы булды. Салкын көннәрне бармак белән санарлык. Тиздән киләчәк яз белән җәйдән ниләр көтәргә була? Бу уңайдан Пермь Политехник  университеты хезмәткәрләре үз фаразлары белән уртаклашты.

Күпчелек Русия төбәкләрендә кар, гадәттә, апрель урталарына эреп бетә. Бүгенге метеорология шартларын – гадәттәгедән югарырак һава температурасын һәм явым-төшем дефициты булмауны – исәпкә алганда, быел да кар шул срокка эреп бетәр дип фаразларга мөмкин, диләр галимнәр.

Берничә ай алдан һава торышын фаразлау үзен әллә ни акламаганга күрә, язның иртә килүе турында сөйләү – катлаулы мәсьәлә. Исегезгә төшерәбез, Русия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, мартта Башкортстанда температура режимы климат нормасы чикләрендә көтелә, ягъни һаваның уртача тәүлеклек температурасы уртача -5,1 градус тәшкил итәчәк.

Җәен исә, экспертлар фикеренчә, койма яңгырлар, боз явуы, көчле җил-давыл, су ташкыннары һәм корылык кебек гадәттән тыш табигый күренешләргә әзер булырга кирәк. Галимнәр билгеләп үткәнчә, күпьеллык күзәтүләр барышында бөтен Русия масштабында җилләр, давыллар һәм коеп яуган явым-төшемнәр кебек экстремаль һәм куркыныч һава торышының артуы һәм ешлыгы теркәлгән. Шул ук вакытта илнең кайбер территорияләрендә корылыкка тренд саклана.

Узган җәй Русиянең күп кенә өлешләрендә аномаль булды. Мәсәлән, Көньяк Уралда, шул исәптән Башкортстанда, язгы күрсәткечләргә җитеп, елгаларның кискен күтәрелүенә китергән мул явым-төшемнәр күзәтелде, бу локаль су басуларга китерде. Галимнәр билгеләп үткәнчә, һава торышы көннән-көн төрлеләнә бара, шуңа күрә быел да гадәти булмаган һава торышына әзерләнергә кирәк.

Чыганак: i-gazeta.com

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас