Яңалыклар
16 февраль 2025, 06:14

Башкортстанда 16 яшьлек Диана Хәсәнованы эзлиләр

Иглин авылында 16 яшьлек Диана Хәсәнова югалган. 15 февральдән аның кайда булуы билгесез, дип хәбәр иттеләр «ЛизаАлерт» эзләү отряды волонтерлары.

Башкортстанда 16 яшьлек Диана Хәсәнованы эзлиләрБашкортстанда 16 яшьлек Диана Хәсәнованы эзлиләр
Башкортстанда 16 яшьлек Диана Хәсәнованы эзлиләр

Югалган кызның билгеләре: буе 170 см, гәүдәсе уртача, чәчләре коңгырт, күзләре яшел.

Югалган көнне ак куртка, аклы-зәңгәрле шакмаклы күлмәк, зәңгәр джинслар, аклы-яшелле кроссовкалар кигән булган.

Диананың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысын да 112 яки 8 (800) - 700 – 54 - 52 телефон саннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

 

Фото: «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды.

Башкортстанда 16 яшьлек Диана Хәсәнованы эзлиләр
Башкортстанда 16 яшьлек Диана Хәсәнованы эзлиләр
Автор:
Читайте нас