14 февральдә Уфаның Спорт сараенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Без бергә. Спорт" саңгыраулар арасында Бөтенрусия кышкы спартакиадасының ябылу тантанасында катнашты.
Ярышлар бер үк вакытта 6-16 февраль көннәрендә Уфада, Ишембайда һәм Әбҗәлил районының «Банное» тау чаңгысы үзәгендә узды. Илнең 30 төбәгеннән 800 дән артык спортчы җиде дисциплинада – тау чаңгысы һәм чаңгы узышларында, сноубордта, шахматта, хоккейда, керлинг һәм футзалда көч сынашты. Башкортстаннан 27 атлет чыгыш ясады. Радий Хәбиров үз чыгышында ассызыклаганча, республика саңгыраулар спортының теләсә нинди төрен кабул итәргә һәм уздырырга һәрвакыт әзер.
– Ике атналык чын спорт, дуслык, бер-береңне хөрмәт итү чарасы тәмамлана. Безгә бүләк иткән хис-тойгылар өчен рәхмәт! Сездән зур спортчы ясаган тренерларга рәхмәт. Без ярышлар вакытында сезгә уңайлы булсын өчен тырыштык, республикабызның иң яхшы спорт объектларын тәкъдим иттек, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. – Бу ярышлар тәмамлана, ә Башкортстан БДБ илләренең сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында киләсе көздә узачак беренче кышкы спартакиадасына әзерлек башлый. Барлык спортчыларга алга баруларын, җиңүләрен һәм көчлерәк булуларын телим. Онытмагыз, Башкортстан - кунакчыл төбәк һәм сезне һәрвакыт кунакка көтә.
Республика Башлыгы шулай ук Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Русия спорт министрының беренче урынбасары Одес Байсолтанов чарага югары дәрәҗәдә үтүен билгеләде.
- Ярышлар бер мизгел кебек үтте. Бу дуслык һәм спорт бәйрәме барысына да ошады, - диде Одес Байсолтанов. - Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйм. Барыгызга да уңышлар!
фото: башинформ