Яңалыклар
14 февраль 2025, 06:29

Ныклы гаилә парларын бүләкләмәкчеләр

Дәүләт Думасы рәсми никахта 30 ел бергә яшәгән гаилә парларын бүләкләүне тәкъдим итмәкче.

Ныклы гаилә парларын бүләкләмәкчеләрНыклы гаилә парларын бүләкләмәкчеләр
Ныклы гаилә парларын бүләкләмәкчеләр

Бүген, ягъни 14 февральдә, документны Думаның түбән палатасына кертәчәкләр. Документта 30 ел бергә яшәгән парларга 30 мең сум күләмендә түләү булдыру турында әйтелгән. Ә инде 40 ел буена никахларын саклап калучыларга 40 мең сум һәм шулай итеп һәр түгәрәк юбилей санынча тиешле сумма түләмәкчеләр.
Закон проекты инициаторлары фикеренчә, ныклы гаилә союзларына дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтергә кирәк. Инициативаны закон белән ныгыту планлаштырыла.

Фото:medalvian.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас