Яңалыклар
14 февраль 2025, 15:51

Биш лаборатория уңышлы эшләп килә

Бөтендөнья дәрәҗәсендәге вузара студентлар кампусында Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУның 5 лабораториясе эшенә йомгак ясалды.

Биш лаборатория уңышлы эшләп киләБиш лаборатория уңышлы эшләп килә
Биш лаборатория уңышлы эшләп килә

Бөтендөнья дәрәҗәсендәге вузара студентлар кампусында Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУның 5 лабораториясе эшенә йомгак ясалды. Алар инде елдан артык 5 000 кв.метр кампуста уңышлы эшләп килә. Экспериментлар заманча фәнни җиһазлар кулланып үткәрелә, һәм аның саны бер ел эчендә «Приоритет-2030» үсеш программасы ярдәмендә 3 тапкырга арткан. Мотивлаштырылган лаборатория хезмәткәрләре саны да арта – әгәр лабораторияләрдә тикшеренү юлының башында лаборатория мөдирләре генә эшли башласа, хәзер фәнне кампус лабораторияләрендә фәнни хезмәткәрләр һәм студент-медикларның тулы бер штаты хәрәкәтләндерә.

- Вузара кампус проекты бик мөһим бурычны - кеше капиталын үстерүне хәл итә. Бүген безнең яшьләребезне лаеклы заманча матди һәм интеллектуаль мохит белән тәэмин итү өчен уникаль мөмкинлегебез бар. Безнең югары уку йорты табиблар әзерли торган медицина университетына караганда күпкә киңрәк. Бездә дөнья фәненең фронтирлары буенча эшләүче һәм алдынгы фәнни белемнәр тудыручы фәнни хезмәткәрләрнең яңа сыйныфы барлыкка килде, - ди Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ ректоры, РФА академигы, профессор Валентин Павлов.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас