Яңалыклар
14 февраль 2025, 12:05

Безнең республика "десятка"да!

Башкортстан «Хезмәт» II бөтенрусия премиясенә гаризалар саны буенча ун төбәк арасына керде.

Безнең республика "десятка"да!Безнең республика "десятка"да!
Безнең республика "десятка"да!

Мәскәүдә ТАСС матбугат үзәгендә 2024-2025 елгы «Хезмәт» муниципаль премиясенең гариза кампаниясенә нәтиҗә ясадылар. Барлыгы 41 313 гариза кергән, бу узган ел бирелгән гаризалар саныннан икеләтә күбрәк (18 891 гариза). Премиянең гариза бирү кампаниясендә барлык федераль округлар да катнашты. Заявкалар саны буенча беренче урында – Үзәк ФО (9 617), икенче урында – ИФО (8 688) һәм топ-3не Себер ФО (4 895) тәмамлый. Конкурска Башкортстаннан барлык 63 муниципалитеттан 890 гариза бирелгән – бу Идел буе федераль округында 2нче һәм Русиядә 6нчы урын. Узган ел җиңүчеләр рәтенә Салават районының Мещегар авыл советы башлыгы Илнара Сафина керде. Бүләкне аңа Русия Президенты шәхсән үзе тапшырды.
Русия Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев билгеләп үткәнчә, премиянең 10 номинациясе эшләп чыгарылган: аларның бер өлеше узган ел тәкъдим ителгән, бер өлеше беренче тапкыр кертелгән.

- Беренчесе –“Батырлык һәм каһарманлык - Ватанга хезмәт итү”. Биредә без МХО зонасында, алгы сызыкта һәм чик буе төбәкләрендә урнашкан муниципалитет хезмәткәрләрен билгеләп үтәчәкбез.

Икенче номинация – "Бөек мирас - киләчәк буыннар өчен". Игътибар үзәгендә яшьләрдә илебезнең Бөек тарихына һәм мәдәниятенә катнашу хисен формалаштырырга, милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытырга ярдәм итүче проектлар булачак, – диде Евгений Грачев.
Бөтенрусия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе рәистәше Ирина Гусева быел зур колач алуга ирешүләрен әйтте. Премиягә гаризалар илнең 15 мең муниципалитетыннан килгән. Бу гомуми санның 78% ы.

– Шунысы мөһим, аларны муниципаль берәмлекләр башлыклары, ТИҮ рәисләре һәм депутатлар гына түгел, ә муниципаль оешма хезмәткәрләре дә тапшырды – алардан иң күп анкета килде, 12 меңнән артык. Димәк, без, чыннан да, кешеләргә барып җитеп, муниципаль бергәлек көткән премияне эшли алдык, – дип өстәде Ирина Гусева. «Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе башкарма директоры Марат Галиуллин билгеләп үткәнчә, «хезмәт» Бөтенрусия премиясе Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә һәм муниципаль бергәлекнең күренекле вәкилләренә муниципалитетлар үсешенә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын реаль яхшыртуга керткән зур өлешләре өчен 10 номинация буенча бирелә.

Фото: iuldash.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас