Башкортстан Республикасында яңа техника сатып алу күләме 2020 елда беренче тапкыр 10 млрд сумнан артып киткән иде һәм ел саен арта бара, дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов «Кировец» авыл хуҗалыгы машиналарын сату һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча «Үсеш техникасы» яңа дилерлык үзәген ачу чарасында. 2024 елда республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 12,3 млрд сумлык 2559 берәмлек техника сатып алганнар.
Барлыгы исә 2019 елдан республика аграрийлары тарафыннан 68 млрд сумлык 18,6 меңнән артык машина сатып алынган.
– Бүген яңа «Кировец-100» комбайнын, Петербург трактор заводында җитештерелгән тракторларны карадык, яхшы техника, чит ил машиналарыннан бер дә калышмый, – диде төбәк аграр ведомствосы башлыгы. - Тракторларга һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарына лаеклы техник хезмәт күрсәтү җайга салынырга тиеш.
Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, техниканы дистәләгән миллион сумга сатып алуның мәгънәсе юк. Шуңа күрә лаеклы техник хезмәт күрсәтүне гарантияли торган һәм технологияне дә тәэмин итә торган сыйфатлы дилерлык үзәкләре кирәк. Игенчеләрнең кыр эшләре вакытында комбайнны, тракторны кыска вакыт эчендә ремонтлау яисә оператив рәвештә алыштыру мөмкинлеге булуы мөһим.
Чара кысаларында шулай ук Илшат Фазрахманов Петербург трактор заводы директоры урынбасары Борис Филин белән очрашу үткәрде. Яклар төбәкнең хезмәттәшлеге һәм үзебезнең трактор төзелеше флагманы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.