Яңалыклар
10 февраль 2025, 08:17

"Сез иҗат итегез, без "Өмет"не көтеп алырбыз!"

Җиңүчеләребезгә  бүләкләрне тапшыруны дәвам итәбез.

"Сез иҗат итегез, без "Өмет"не көтеп алырбыз!""Сез иҗат итегез, без "Өмет"не көтеп алырбыз!"
"Сез иҗат итегез, без "Өмет"не көтеп алырбыз!"

2024 ел Русиядә  Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Шул  уңайдан “Өмет” гәзите битләрендә “Бер гаилә тарихы” конкурсы оештырдык.  Хәтерегездәдер, әлеге конкурс кысаларында республикабызда яшәүче күркәм гаиләләр турында язмалар даими рәвештә дөнья күрде. 30га якын язма арасыннан өч җиңүчене билгеләдек. Конкурсның иганәчесе булган Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан аларга чәй сервизы бүләк ителде. Бүләкләрне җиңүчеләребезне бергәләп редакциягә чакырып тапшыру иде теләгебез. Әмма әлеге конкурсны йомгаклагач,  өч кешене бер вакытта “Матбугат йорты”нда очраштыру катлаулы эш булуына инандык. Кызу темпта барган заманда (ел ахырында!) иркенләп чәй эчеп утырырга вакыт юк икән ул...  Әле берсе килә алмый, әле икенчесе, әле өченчесе... Я булмаса журналистлар командировкага чыгып китә...

Әмма җиңүчеләребезгә аерым-аерым булса да бүләкләрне тапшыруны дәвам итәбез. Һәм гаиләләре белән бергә түгәрәк өстәлләр артына җыелып, ашыкмыйча, иркенләп “Өмет” укый-укый, ап-ак чынаяклардан мәтрүшкәле чәйләр эчәрләр дип өметләнәбез. Бүген редакциягә килгән җиңүчебез –Илеш районы Югары Яркәй авылыннан килгән Галия Сәмигуллина да шулай диде.

– Сез илһамланып эшләгез, иҗат итегез,  без өметләнеп “Өмет”не көтәрбез. Илһам безгә килгән арада, без дә язышырбыз. Иң мөһиме, дөньялар тынычлансын, иминлектә яшәргә язсын!–диде кунагыбыз.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас