Бүген без 25нче тапкыр Русия Фәне көнен билгеләп үтәбез! Хезмәте һәм өйрәнелмәгәнне танып белү омтылышы безне яңа биеклекләргә алып барып, яңа офыклар ачкан галимнәрне һәм тикшеренүчеләрне хөрмәтлибез.
Безнең заманда фән үәмгыять һәм дәүләт үсешенең инновацион нигезен формалаштыра. Аның уңышларына илнең технологик суверенитеты, алга баруда тотрыклылык һәм ышанычлылык бәйле. Фәнни казанышлар кризисларны уңышлы җиңәргә, дөрес карарлар табарга ярдәм итә һәм төп өлкәләрдә алга китешне тәэмин итә.
Башкортстан фән өлкәсендә үз позицияләрен эзлекле рәвештә ныгыта. Өченче ел рәттән без фәнни-технологик үсешнең топ-10 милли рейтингына керәбез. Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге алдынгы урыннарын саклап кала. Республиканың югары уку йортларында һәм фәнни оешмаларында куәтле тикшеренү инфраструктурасы булдырыла – 18 яшьләр лабораториясе, алты мегалаборатория ачылган, алдынгы инженерлык мәктәбе эшли башлаган. Без тәҗрибәле галимнәрне актив җәлеп итәбез һәм яшь тикшеренүчеләргә ярдәм итәбез. Республика яшь галимнәргә ярдәм итү чаралары буенча илдә лидерга әйләнде.
Евразия НОЦ вузара студентлар кампусының беренче чиратын эшләтеп җибәрү мөһим вакыйга булды. Биредә перспектив тикшеренүләр үткәрелә, яңа белем бирү программалары гамәлгә кертелә, университетлар, фәнни оешмалар һәм югары технологияле компанияләр кооперациясе өчен шартлар тудырыла. Тиздән кампусның геном үзәге үз ишекләрен ачачак. Барлык галимнәргә чын күңелдән илһам, яңа фәнни казанышлар телим. Сезнең хезмәтегез зур уңышларга ирешсен, ватандашларыбызның тормыш сыйфатын күтәрсен. Сезгә сәламәтлек, иҗади энергия, иминлек һәм иң изге теләкләр телим!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров. Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.