7 февральда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Алар киләчәктә үсеш һәм сәүдә-икътисад, гуманитар хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Александр Лукашенко Беларусь белән Башкортстан арасында әйбәт кенә мөнәсәбәтләр урнашуын әйтте, берничә технологик проектны бергә башкарабыз, диде.
Александр Лукашенко Башкортстан белән эшләве уңайлы, диде. Бергәләшеп трактор, троллейбус, трамвай эшлибез. Башкортстан Беларусь өчен әһәмиятле төбәк булып тора. 2022 елда Уфа шәһәрендә Минск автомобиль заводының дилер үзәге ачылды. Хәзер алар Уфада зур сервис үзәге ачуны планлаштыра. Озакламый “АМКОДОР” төзелеп бетәчәк. “Белоруссия товарлары Башкортстан халкына ошады, шуңа хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез”, - диде Радий Хәбиров. Әлеге вакытта Башкортстанда Беларусьның 80 оешмасы үзенең товарын сата.
Чыганак: glavarb.ru