Яңалыклар
6 февраль 2025, 06:17

Игътибар тойса, халык дәртләнеп яши ул!

Баймакка эшлекле сәфәре вакытында Республика Башлыгы Радий Хәбиров биредә яңа ачылган социаль-мәдәни объектлар белән танышты.

Игътибар тойса, халык дәртләнеп яши ул!Игътибар тойса, халык дәртләнеп яши ул!
Игътибар тойса, халык дәртләнеп яши ул!

Урал аръягы студентлары тормышы шәп!

Студент тормышы кеше гомеренең кечкенә бер өлешен алып тора. Әмма ул аны гомере буе иң күңелле вакыты итеп сагынып искә ала. Аеруча тулай торакта яшәгәннәрнең искә төшерер кызыклы мизгелләре күп. Бүлмәдәшләрнең үзара мөнәсәбәте, бүлмәләрнең уңайлыклары һәм тудырылган шартлар укуга да турыдан-туры йогынты ясый.

2022 елда колледжларны модернизацияләү республика программасы кысаларында Урал аръягы агросәнәгать колледжының уку корпусын һәм остаханәләрен ремонтладылар. Моның өчен төбәк бюджетыннан 56,5 миллион сум акча бүленде. Ә 2023 елның апрелендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән ул якларга баргач, студентлар өчен тулай торакны да комплекслы төзекләндерергә кушты. Бу максатларга республика бюджетыннан 65 миллион сум акча юнәлтелде. Нәтиҗәдә 2023-24 елларда тулай торакка капиталь ремонт ясалды.

-Тулай торакка 50 ел буе ремонт ясалмаган иде. Эшкә 2023 елның июлендә керештек. Төзүчеләр фасадны яңартты, тәрәзәләрне алмаштырды, эчке бизәкләүне башкарды, янәшәдәге территорияне асфальтлады. Тулай торакны ремонтлау яхшы шартлар тудырырга мөмкинлек бирде һәм булачак абитуриентлар өчен кызыклырак итте, – ди уку йорты директоры Илдус Зәйнуллин.

Хәзерге вакытта биредә 430 студент белем ала. Колледжның студентлар активы белән очрашкач, республика җитәкчесе егетләрнең хезмәт базарында кирәкле белгечлекләрне сайлавын ассызыклап үтте.

Шулай ук Радий Хәбиров яшьләрнең тулай торакта яшәү шартларыннан канәгать булу-булмаулары һәм колледжда туклану ничек оештырылуы белән кызыксынды. Алар исә капиталь ремонттан соң тулай торакта яшәү өчен шартлар бөтенләй башка булуын билгеләде. Яңа җиһазлар, тренажерларда шөгыльләнергә яки шашка уйнарга мөмкин биргән бүлмәләр барлыкка килсен дә ошамасын, имеш. Җитмәсә, үз кафесы, кухнясы һәм уңайлы душ бүлмәләре бар. Бу студент тормышының бөтенләй башка, заманча юнәлештә үсеш алуы.

Яшь буынның бәлки чагыштырып карар мөмкинлеге әллә ни юктыр, менә аларның әти-әниләренеке бар. Шуңа да алар әлеге ремонтка студентлардан ныграк шатлана.

- Улыбыз шушы тулай торакта яши. Бәхеткә, яңартылганы эләкте безгә. Элек булганы һәм ремонттан соңгысы җир белән күк аермасы инде! Барысы да заманча, матур, уңайлы. Радий Фәрит улына, Хөкүмәткә һәм агросәнәгать колледжы директоры Илдус Зәйнуллинга, бар коллективка зур рәхмәт! Алар безнең балалар өчен шушындый шәп шарт булдырды. Студентларга тырышып укырга гына кала, - ди Алия Дәүләтбаева.

Башкортстан Башлыгы мондый уңай тәҗрибәне республиканың башка махсус урта уку йортларына да таратырга кирәклеген ассызыклады.

-Тулай торакны төзекләндереп, без балаларга үзебезнең хөрмәтебезне күрсәтәбез. Алар республиканың киләчәген булдырачак, - ди ул.

 Сүз дә юк, республиканың теләсә кайсы почмагында урнашкан уку йорты студентлары да аның бу тәкъдимен кушкуллап дәррәү хуплап каршылар. 

Урал аръягы агросәнәгать колледжы студентлары үзләренең киләчәккә планнары белән уртаклашты. Миңа аларның язмышлары ничек булачагын аңлау кызык иде. Алар колледжны тәмамлыйлар, яхшы белгечлек алалар. Монда - механизаторлар, агросәнәгать җитештерүенең булачак белгечләре, кондитерлар, пешекчеләр – барысына да ихтыяҗ зур. Һәм аларның күбесе үз һөнәре буенча эшләргә тели. Шунысы шәп - алар шунда ук практика да уза. Мәсәлән, ике егет комбайнда эшләгән, урып-җыюда катнашкан, аларны хезмәт хакы да, эш үзе дә канәгатьләндергән, -дип фикерләре белән уртаклашты төбәк җитәкчесе.

Мәдәниятле авылның киләчәге бар

Баймак районы Ургаза авылында социаль-мәдәни үзәк ачылды. Аның элекке бинасы бик начар хәлдә иде. 2020нче елда төбәк җитәкчесе яңа үзәк булдыру мәсьәләсен күтәрде. Һәм 2022 елда төзлеш башланды. Һәм менә күптән түгел Баймак районына чираттагы эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров Ургаза авылында үзәк ачылу тантанасында катнашты.

- Беләм, сез яңа объект ачылуын озак көттегез, безне төзелешне тизрәк тәмамларга этәрдегез. Минем карашка, зур, яхшы, бик кирәкле социаль-мәдәни үзәк барлыкка килгән. Биредә өлкәннәр һәм яшьләр өчен шартлар тудырылган. Мин балаларның биредә өстәмә дәресләргә йөрүләрен, мәктәптән тыш нәрсәдер алуларын бик теләр идем. Ә өлкән буынга ял итү, концертлар карау мөмкинлеге бар. Мәдәният министры Әминә Ивниевна Шәфыйкова белән театрларның бирегә спектакльләр һәм концертлар алып килүе турында да сөйләштек. Монда тормыш кайнап торырга тиеш, - диде төбәк җитәкчесе авыл халкын күркәм чара белән тәбрикләп.

Яңа бинаның гомум мәйданы - 3,2 мең кв.м. Анда 300 урынлык тамаша залы, авыл музее, китапханә, балалар уен бүлмәсе, остаханәләр һәм күргәзмә зонасы урнаштырылган. Монда ук тренажер залы һәм балалар сәнгать мәктәбе эшләячәк.

Үзәктәшулай ук «Ватанны саклаучылар»махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы урнашкан.Кече ватаннарына кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән Радий Хәбиров шунда очрашты.Ул хәрбиләр белән МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләште, республика аларга кирәкле ярдәмне күрсәтүен дәвам итәчәк, -дип белдерде.

Ургаза - зур авыл. Анда 3 меңгә якын кеше яши. Шуңа күрә социаль-мәдәни үзәк төзү бик дөрес гамәл. Мондый заманча күпфункцияле объектларны халыкка бер урында урнашкан төрле учреждениеләргә бару мөмкинлеген бирә.  Штатта методистлар да, мәдәният хезмәткәрләре дә булуы аеруча мөһим.

- Шушындый мәдәни учак өчен республика Башлыгына, Хөкүмәткә зур рәхмәт. Ленин орденлы "Зилаер" совхозы беткәннән соң тормыш туктап калгандай булды. Радий Хәбиров килгәч, хәлләр уңай якка үзгәрде. Әле менә тагын без күтәргән социаль мәсьәләләрне, аерып әйткәндә, су мәсьәләсе игътибарда булуын әйтте. Проблемалары игътибардан читтә калмаса, халык  дәртләнеп яши бит ул, -ди Фәридә Исмәгыйлева.

Шәхесләр турында истәлекне саклау мөһим.

Баймак районында Башкортстанның күренекле улы Зәкәрия Шәрәфетдин улы Акназаровка бюст ачылды. Бюстның авторы - Русиянең һәм Башкортстанның атказанган рәссамы, республиканың Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, скульптор Хәниф Хәбибрахманов.

-Ул чирек гасыр диярлек, 1962 елдан 1986 елга кадәр, Башкорт АССРы Министрлар Советын җитәкләгән кеше. Бу вакытта катлаулы карарлар кабул итәргә идарә итү сәләте, кешелеклелек сыйфатлары кирәк иде. Мондый атаклы кешеләр турында истәлекне саклау мөһим. Аларның ничек яшәве, ничек эшләүләре һәм иҗат итүләре турындагы белемнәр безне көчлерәк итә, яшьләребезне рухландыра, -диде Радий Фәрит улы һәм Зәкәрия Шәрәфетдин улы Акназаров исемен бирү башлангычы белән чыккан колледж җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

ФАПлар бик кирәк!

Баймак районының Ургаза авылында яңа шифаханә эшли башлады. Бинада ике терапия участогы һәм бер педиатрия участогы бар. Дәваханәдә процедура, прививка ясату,  , физиотерапия, акушерлык кабинетлары эшли. Шулай ук монда халык алты урынлык тәүлек әйләнәсенә эшләгән стационарда һәм алты урынлы терапия профилендәге көндезге стационарда дәвалана ала.

2024 елда эшли башлаган медицина учреждениесенең хезмәт күрсәтү зонасына 10 торак пункт керә, анда 3 меңнән артык кеше яши.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, авыл медицинасын модернизацияләү – төбәк комплекслы хәл итә торган төп бурычларның берсе.

- Без иске фельдшер-акушерлык пунктларын тулысынча алыштырабыз. 490 модуль конструкция – ФАПлар, авыл участок дәваханәләре, табиблар практикасы офислары урнаштырылды. Моннан биш ел элек булган хәлләр белән чагыштырганда, без бик алга киттек һәм авыл медицинасы инфраструктурасын шактый ныгыттык, – ди Радий Хәбиров. - Тагын бер мөһим бурыч – Сәламәтлек саклауны кадрлар белән тәэмин итү, һәр ФАПта белгечләр эшләсен.

Җирле халык, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр республика җитәкчелегенә чиксез рәхмәтле.

- Безгә – олыларга якты, җылы дәваханә, әйбәт табиблар булса – үзе шатлык. Бу җәһәттән безне яңа дәваханә бик куандыра. Әлбәттә, бар проблемаларны бер көнне хәл итеп булмыйдыр, шулай да безнең Ургаза авылына игътибар көчәюенә рәхмәтлебез. Ил-йортыбыз тыныч булсын, дөньялар иминләнеп китсен, -ди Мәгмүрә Исхакова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас