Яңалыклар
5 февраль 2025, 20:06

"Ачыгыз! Мин газ хезмәтеннән килдем..."

Ә сезгә кайчан соңгы тапкыр газ оешмасыннан килделәр? 

Русиялеләргә газ хезмәткәрләре килүе турында смс-хәбәрләр җибәреп я “Госуслуги” порталы аша хәбәр итәргә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасында кешеләрне  үзләрен газ хезмәткәрләре дип таныштыручы мошенниклардан саклаячак башлангыч өстендә эш алып баралар.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, бу башлангычны хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Григоренкога “Новые люди” юнәлткәннәр. Анда Русиянең барлык газ белән тәэмин итүче оешмаларын кешеләрне газ корылмаларын тикшерү турында подъездлардагы игъланнар аша түгел, ә бердәм портал һәм смс-лар аша хәбәр җибәрергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, депутатлар “Госуслуги”да газ хезмәткәренең таныклыгының чынмы, юкмы икәнлеген тикшерергә мөмкинлек бирүче опция булдырырга кирәк, ди. Шул рәвешле кеше үз фатирына таныш булмаган кешене  кертер алдыннан аның чираттагы аферист, карак я  үтерүче (монысы тагы да куркынычрак) түгеллеген белә алачак.

Башлангычның сәбәбе – ялган газ хезмәткәрләренең русиялеләрне, аеруча пенсионерларны күп еллар дәвамында алдау орчаклары. 2024 елда Пермь өлкәсендә  картларга үтә кыйммәт хакка газ җайланмалары урнаштырып йөрүче мошенниклар бандасын хөкем итте, Комида  2 мең кеше каза күргән газ берләшкән җинаятьчел төркемнең эзенә төшкәннәр, ә Подольскида бер карчыкны  үзләрен газ хезмәткәрләре дип таныштырган  бандитлар талаган.

Электрон хәбәр итүләр шулай ук тагын бер проблеманы хәл итәргә булышачак – ул да булса хуҗаларның йорт һәм фатирга плитәләр яисә колонкаларны тикшерер өчен чын газ хезмәткәрләрен кертергә теләмәүләре. Белүебезчә, бу еш кына йортларда көнкүреш газы шартлауларына китерә. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас