Яңалыклар
5 февраль 2025, 06:59

Дәүләт Думасында мобилизация турында нәрсә диләр?

Күпләрнең төн йокыларын качырды бу сүз...

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Махсус хәрби операция зонасындагы бүгенге хәлләр сугыш кырында Русиянең Украинадан өстен булуы турында сөйли. Шуңа Коралланган көчләргә өстәмә мобилизация үткәрү таләп ителми. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Андрей Картаполов хәбәр итте.  Картаполов билгеләвенчә, Русия позициясе инде аның гамәлләре артында торган дөреслеккә нигезләнүе  белән көчле.

Шул ук вакытта Картаполовның  Дәүләт Думасының оборона комитеты буенча коллегасы Виктор Соболев бүгенге шартларда армиягә  меңәрләгән әзерлексез русияленең кушылуы бер дә файдага булмаячак, дип белдерә. “Безгә  коралны камил белгән, өйрәтелгән кешеләр кирәк. (...) Мобилизация вакытында моңа тиз ирешү мөмкин түгел”, – диде ул һәм Русия акрынлап контракт буенча кабул итүне дәвам итә һәм аларны өйрәтә, дип өстәде.  

Соболев сүзләренчә, Коралланган көчләргә  көн саен яңа кешеләр языла, аларның саны 740 меңнән арткан.

Мобилизациядә ихтыяҗ  юк дип Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков та әйткән иде. “Ул хакта сүз бармый”, – дигән иде ул.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас