Яңалыклар
3 февраль 2025, 04:41

-12 градуска кадәр суытачак

Быелгы кыш бик җылы булды...

Язгөл СафинаЯзгөл Сафина
Фото:Язгөл Сафина

Алдагы өч көндә республикада суытачак. Башгидрометүзәк  мәгълүматлары буенча, бүген, 3 февраль көнне, урыны белән  җепшек кар явуы көтелә, юлларда бозлавык булачак. Җил көньяктан талгын. Һав температурасы көндез +1,-4° тәшкил итәчәк.

Сишәмбе көнне, 4 февральдә, шулай ук бераз кар явып узарга мөмкин. Җил көньяктан, көчле түгел.  Термометр баганалары төнлә -2,-7° градус күрсәтсә, аязытканда -12° кадәр, көндез 0,-5°.

Чәршәмбе көнне, 5 февральдә, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Һава температурасы төнлә -7,-12°, көндез -2,-7°.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас