Яңалыклар
31 гыйнвар 2025, 04:54

Уфадан Казанга поезд йөрерме?

Самарада Куйбышев тимер юлы (КбшЖД) җитәкчелеге белән узган матбугат конференциясендә Уфа белән Казан арасында туры тимер юл элемтәсен җайга салу турында сорау бирелде.

Җавапта мондый пассажирлар хәрәкәтен оештыру өчен ташучы компанияләрнең әзерлеге кирәк, ди. Хәзерге вакытта ташучылардан әлеге маршрутны оештыру буенча запрослар килмәгән.

КбшЖД дирекциясендә ачыклык кертүләренчә, Башкортстан һәм Татарстан башкалалары арасында поездда бару вакыты автобуста яки автомобильдә бару вакытыннан күпкә артыграк. Бу поездларга ихтыяҗның түбән булуында чагыла. 887 километр озынлыктагы Уфа – Казан маршрутында тимер юл буенча исәпләнгән юл вакыты 15 сәгать тәшкил итә. Ульяновск аша үтүнең гамәлдәге альтернатив варианты юлда якынча 21 сәгать вакытны күздә тота, бу исә автомобиль транспорты белән көндәшлек итәргә мөмкинлек бирми.

“Автомобиль транспортында юлда минималь вакыт белән йөрү мөмкинлеген исәпкә алып, Уфа – Казан поездын билгеләү максатка ярашлы түгел", – дип нәтиҗә ясадылар Куйбышев тимер юлында.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас