Яңалыклар
31 гыйнвар 2025, 15:13

Сыйфатлы юллар арта

Башкортстанда соңгы 6 елда “Имин сыйфатлы юллар” милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә 1760 километрдан артык юл һәм 1500 метрга якын күпер төзекләндерелде, реконструкцияләнде.

Сыйфатлы юллар артаСыйфатлы юллар арта
Сыйфатлы юллар арта

Башкортстанда соңгы 6 елда “Имин сыйфатлы юллар” милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә 1760 километрдан артык юл һәм 1500 метрга якын күпер төзекләндерелде, реконструкцияләнде. Бу хакта Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Имин сыйфатлы юллар" проекты ярдәмендә 85 километр юл һәм 794 метр озынлыктагы ике күпер төзелде һәм реконструкцияләнде. Бу объектларның иң эреләре — Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү, Иглин районында Иглин — Кальтовка юлын реконструкцияләү, Дуван һәм Караидел районнарында Бөре – Тазтүбә – Сатка, Уфада 8 март һәм Комсомол урамнары, Воровский урамы башында Агыйдел аша күпер һәм башкалар», — ди Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас