Бездә халык медицинасы белән дәвалаучы 7 кеше бар.
Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Русиядә халык табибларының беренче реестрын булдырды. Төбәк реестрында әлегә – нибары 7 кеше. Һәркайсының дәвалау ысулы күрсәтелгән: үләннәр белән дәвалау, сөякләрне урынына утырту, йога терапиясе, акупунктура (энәләр белән дәвалау) һәм башкалар. Теркәлгән белгечләр рәсми рәвештә кешене дәвалый ала, дигән сүз.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы «Коммерсант» басмасына хәбәр иткәнчә, халык медицинасы белән шөгыльләнүгә рөхсәтләр республикада 2019 елдан бирле бирелә, әмма бердәм рәсми реестрга аларны беренче тапкыр туплаганнар.
«Министрлыктан рөхсәт алган гражданин республика территориясендә халык медицинасы белән шөгыльләнү хокукына ия. Ул 5 елга бирелә. Мәхрүм итү министрлык карары буенча башкарыла», – дип хәбәр иткәннәр басмага.
Рөхсәт бирү тәртибе Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән расланган. Бу документ нигезендә, дәвалаучы ведомствога үзенең эшчәнлеге турында, конкрет «халык медицинасы методын» күрсәтеп, гариза бирергә тиеш. Медицина белеме булмаган дәвалаучы халык медицинасы өлкәсендә эшчәнлекне табиб күзәтүе астында – медицина оешмалары, табиблар белән килешүләр нигезендә эшләргә тиеш, дип белдергәннәр ведомствода.
Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы, хирург Бадма Башанкаев фикеренчә, Башкортстан традицион булмаган медицина буенча вазгыятьне контрольдә тотуга юнәлеш алган. Шул ук вакытта РФ Дәүләт Думасында шундый ук федераль реестр булдыру турында закон проекты карала, дип яза басма.
«Монда тәҗрибә һәм экспертиза кирәк. Шуңа күрә федераль закон чыгару инициативасы таләп ителә. Аның кысаларында хәл ителергә тиешле мәсьәләләр күп. Пациент шарлатанлык, псевдодәвалаучылар белән очрашырга тиеш түгел, шуңа күрә безнең комитет бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Без закон чыгару инициативасы өстендә эшлибез, аның бурычы – хокукый мәсьәләләрне җайга салу. Төп принцип: пациент сыйфатлы ярдәм алырга тиеш», – дип сөйләгән хирург.
Халык медицинасы һәм сәламәтләндерү практикаларының милли һөнәри ассоциациясе президенты Владимир Егоров сүзләренчә, Русиядә 100 меңгә якын халык табибы бар, тик аларның 300е генә төбәк хакимиятләреннән рәсми рөхсәткә ия.
«Башкалар ничек эшли, кем профессионал, кем мошенник – рөхсәт бирү системасы яхшы эшли башлаганчы боларны бәяләү авыр. Хәзер ул кайбер урыннарда начар эшли. Мәсәлән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта мондый рөхсәт гомумән бирелми. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы моңа җитди карый, алар беренче тапкыр төбәк реестрын ясады, һәм ул ачык, ә башка төбәкләрдә моның белән катлаулы», – ди ул.
Фото: kpfu.ru