31 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Әр-Рәхим” мәчетенең төзелеш мәйданын карап чыкты. Анда барлык дүрт манараның да бизәлешен төгәлләделәр. Төбәк җитәкчесе гыйбадәтханә комплексын карап чыкты һәм объектта монтажлау һәм бизәү эшләрен дәвам итү буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Исегезгә төшерәбез, мәчетне 2006 елда төзи башладылар. Төзелешне тәнәфесләр белән төрле инвесторлар финанслаган. 2016 елның җәендә эшләр туктатылды. 2023 елның сентябрендә Башкортстан Башлыгы «Ар-Рәхим»җәмигъ мәчетен төзүне дәвам итү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
Шуннан соң белгечләр комплекслы тикшерү уздырдылар һәм бинаның торышын бәяләделәр. 2024 елның апрелендә төбәк җитәкчесе мәчет төзелеше яңадан башлануы турында хәбәр итте.
Башкортстан Башлыгы төзелеш мәйданчыгында булганда тышкы һәм эчке эшләр барышы белән танышты. Уфаның инвестиция-төзелеш комитеты генераль директоры Марат Вәсимов объект төзелешенең билгеләнгән график буенча алып барылуы турында сөйләде. Якын киләчәктә мәйданы 6 мең кв.м булган түбәләрне яңарту һәм фасад эшләренә керешү планлаштырыла. Киләчәктә мәчет шулай ук архитектур яктыртылачак.
Республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин республика җитәкчелегенә объект төзелешенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, “Әр-Рәхим” акрынлап булса да төгәлләнеп килә. Һәм тиздән республика башкаласы халкы һәм кунаклары гыйбадәтханәнең матурлыгына соклана алачак. Мәчетнең эчке бүлмәләрен бик якты итеп ясарга ниятлиләр. Моның өчен, аерым алганда, витраж материалларын яңартачаклар.