2024 ел йомгаклары буенча республикада 12,3 млрд сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар. Аграрийлар төрле тарту классындагы 394 трактор, 181 ашлык җыю һәм 55 азык җыю комбайны, 495 берәмлек туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм башка төр техника сатып алганнар. Тулаем алганда, соңгы 5 елда техника сатып алу үсеше темплары ике тапкырга арткан. 2019 елдан башлап аграрийлар тарафыннан 64 млрд сумга 18 мең берәмлектән артык заманча техника һәм авыл хуҗалыгы җайланмалары сатып алынган.
– Узган ел безнең аграрийлар, катлаулы икътисадый шартларга карамастан, авыл хуҗалыгы машиналары паркын һәм җайланмаларын актив яңартуны дәвам иттеләр. Бу яңа кыр сезоны өчен яхшы нигез, киләсе уңышның нигезе дип әйтергә була. Кагыйдә буларак, республикада чәчү “тәрәзәләре" кыска, шуңа күрә бу вакытта заманча техниканың ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләячәге мөһим, – дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов