Башкортстан тормыш сыйфаты бкенча АСИ рейтингында 10 нчы урынны алган. Элек без 40 нчы урында булганбыз.
Радий Хәбиров география укытучылар уфага җыеп, Рус география җәмгыятенең 180 еллыгы уңаеннан туристик обектлар белән таныштырырга тәкъдим итте.
Умартачыларның халыкара конгрессы ике елга бер тапкыр Башкортстанда үтәчәк. Беренче форум үткән атнада Уфа шәһәрендә үтте. Анңа Русиянең 80 төбәгеннән һәм 15 илдән килгән өч меңләп кеше катнашты.
Республика Башлыгы район һәм шәһәр хакимиятләренә яшь эшкуарларның мөрәҗәгатьләре белән эшләргә кушты.
“Хезмәт герое шәһәре” исемен Белорет шәһәренә бирергә мөмкиннәр. Шәһәр властьлары моңа гариза язган, шушы көннәрдә аны Дәүләт Җыелышы-Корылтай караячак һәм Башлык кул куячак, аннан документлар Мәскәүгә китә.
Соңгы биеш елда юл буе сервисы объектлары арткан – аларның саны 2049. 2020 елда алар 900 булган.
Фото: shoes-web.ru