Яңа елдан сим-карталарны контрольда тоту буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Сүз чит ил кешеләре һәм Русия гражданлыгы булмаган кешеләр турында бара. 2025 елның 1 гыйнварыннан алар сим-карта сатып алырга уйласалар, Госуслуги приложениесына кереп бердәм биометрик системада үзләренең шәхесләрен расларга тиеш булалар. 2025 елның 1 гыйнварына кадәр сатып алынган сим-карталар буенча килешүләрне яңадан төзергә кирәк булачак. Рәсмиләштерелмәгән сим-карталар 1 июльдән эшләми башлаячак. Бу чикләүләр дипломатик вәкилләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына кагылмый.
Госуслугида үзеңнең шәхесеңне ничек расларга?
Моның өчен шәхесне раслаучы документ;
Чит ил кешеләре өчен – чит ил паспорты;
Гражданлыгы булмаганнарга яшәү өчен хокук биргән документ; РФ территориясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирелгән таныклык;
Әгәр шәхесне ачыклаучы документ чит телдә булса, аның нотариус имзасы куелган тәрҗемәсе;
СНИЛС;
Электрон адрес;
Телефонның IMEI номеры булырга тиеш.
Чит ил гражданнары сим-карта сатып алыр өчен килешү төзергә тиеш.
1 адым. Шәхесне ачыклаучы документны нотариус имзасы белән тәрҗемә итәргә, СНИЛС алырга.
2 адым. Госуслугида теркәлергә.
3 адым. Банкта расланган биометрияне теркәргә.
4 адым. Килешү төзергә һәм элемтә салонында сим-карта алырга.
Мөһим!
2025 елның 1 гыйнварыннан тере акчалар белән сим-картага аноним түләү тыела. Телефонга бары тик паспортны күрсәтеп кенә Русия почтасы, элемтә операторлары салоннарында яисә башка оешмаларда акча салып булачак.
Корпоратив номерлар оешмада эшләнгән хезмәткәрләргә генә биреләчәк.