Яңалыклар
27 гыйнвар 2025, 17:14

Җырчы, музыкант Мәхмүт Ибраһимов вафат

Аның кебек милләт дип янучылар сирәк иде, диләр мәрхүмнең замандашлары. 

Бүген Башкортстанда 66 яшендә мәдәният эшлеклесе, музыкант һәм җырчы Мәхмүт Ибраһимов вафат булган.

Мәхмүт Халит улы Ибраһимов 1958 елның 6 августында туган. 40 елга якын Благовар районы Яныш авылы мәдәният йортында мөдир булып эшләгән. Шул ук вакытта үзе җырлаган да, тальянда да уйнаган. «Безнең заман легендасы, халыктан чыккан артист, хөрмәтле һәм кадерле хезмәттәш һәм дус иде», – дигән аның турында хезмәттәшләре.

Мәхмүт Ибраһимов күп тапкырлар Башкортстан республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан бүләкләнгән. Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медале белән берничә тапкыр билгеләп үтелгән. Бик күп фестивальләрдә катнашкан, дипломнар алган.

 

Читайте нас