Яңалыклар
27 гыйнвар 2025, 04:40

Атна башы карлы булмакчы...

Карына да, буранына да ризабыз...

Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген бераз кар явачак, төбәкнең көньяк-көнчыгышында явым-төшем көтелми. Һава температурасы  көндез - 1, -6 градус, көньяк-көнчыгышта -11 градуска кадәр.

Сишәмбе, 28 гыйнвар көнне,  шулай ук кар явуы фаразлана, көнез ул җепшек карга әвереләчәк. Аерым районнарда бозлавык булуы көтелә, юл читләрендә кар көртләре хасил булачак. Агач ботакларына һәм электр чыбыкларында кар сырынтылары барлыкка киләчәк. Һава температурасы төнлә -3, -8 градус,  көньякта  -13 кадәр, көндез -3, +2 градус. 

Чәршәмбе, 29 гыйнвар көнне, төнлә һәм көндез җепшек кар яумакчы.  Төнлә аерым районнарда бозлавык булачак, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышачак. Җил көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә ночью 0, -5 градус, көндез -3, +2.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас