“Йәшлек” яшьләр киңлегендә югары уку йортларының студентлар проект офислары вәкилләре белән очрашу узды.
Чарада Уфаның 8 югары уку йорты хезмәткәрләре һәм студентлары катнашты. Очрашу грант конкурсларында катнашу өчен проектлар әзерләү мәсьәләләре буенча тыгыз хезмәттәшлеккә башлангыч бирде.
– Бүген без югары уку йортлары вәкилләре белән берлектә агымдагы елга эшләр планын проектладык, студентларның проект офисларында нинди кыенлыклар тууын һәм 2025 елда аларның нинди нәтиҗәләргә ирешергә теләүләрен, шулай ук проект офисыннан аларга нинди ярдәм кирәклеген анализладык, – диде БР Яшьләр проект офисы җитәкчесе Глүс Сабитов.
– Мондый чаралар югары уку йортлары хезмәткәрләре буларак безнең өчен файдалы, чөнки уртак эшкә үз тәкъдимнәребезне кертү мөмкинлеге бар. Грант тарихы безнең студентлар өчен бик мөһим, шуңа күрә без аларның катнашу тәҗрибәсен сыйфатлырак итә алуыбызга шатбыз, – ди Уфа Фән һәм технологияләр университетының проект эшләре һәм эшкуарлык идарәсе белгече Зилә Солтанова.
Тиздән студентларның форум кампаниясен эшләтеп җибәрү көтелә, шуңа студентларның проект офислары өчен онлайн һәм оффлайн очрашулар оештырылачак.