Бүген, 23 гыйнварда, Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “АпиГлобал” халыкара умартачылар конгрессының пленар утырышында катнашты.
Форум республика башкаласында 23-25 гыйнвар көннәрендә уза. Чара Русиянең 80 төбәгеннән һәм 15 илдән сәнәгать умартачыларын берләштерде. Эшлекле программага мастер-класслар, 11 түгәрәк өстәл, фәнни-гамәли конференция керә. Конгресс кысаларында шулай ук халыкара бал конкурсы да узачак.
Пленар утырыш башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе умартачылык тармагындагы өр-яңа технологик эшләнмәләр һәм казанышлар, илебез һәм чит ил җиһазлары һәм инвентарьлары күргәзмәсен карады.
Пленар утырышның төп темасы “Умартачылыкның глобаль чакырулары” дип аталды. Радий Хәбиров үз чыгышында Кытай, Белоруссия, Казахстан, Грузия, башка илләр һәм Русия төбәкләреннән килгән конгресс кунакларын сәламләде, аларга нәтиҗәле эш теләде.
– Умартачыларның масштаблы форумын уздыру урыны итеп Башкортстан очраклы гына сайланмаган. Күп еллар без – товар балы җитештерү буенча илдә лидерлар. Ә “Башкорт балы” бренды күптән инде республиканың визит карточкасы булып танылды, – диде Радий Хәбиров. – Бүген төбәктә 12 меңгә якын умартачы эшли, 275 мең умарта исәпләнә. Узган ел без 5 мең тоннадан артык товар балы җитештердек. Бу – тоташ Русия күләменең унынчы өлеше һәм Идел буе федераль округы буенча өчтән бере диярлек.
Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, Башкортстанда 2030 елга кадәр умартачылыкны үстерү буенча комплекслы программа гамәлдә.