Яңалыклар
23 гыйнвар 2025, 07:03

Иң күп гариза – бездән

Безнең төбәктән 46 социаль проект акчалата ярдәм алачак.  

Иң күп гариза – бездәнИң күп гариза – бездән
Иң күп гариза – бездән

Башкортстан президент грантларының беренче конкурсына гаризалар саны буенча ил төбәкләре рейтингын җитәкләде.

2025 елда президент грантларының беренче конкурсында активлык дәрәҗәсе буенча безнең республика, Мәскәүдән кала, Русиянең барлык субъектлары арасында беренче төбәк булды – 692 проект. Шул ук вакытта Башкортстан конкурста җиңүчеләр саны буенча дүртенче урынны алды. Безнең төбәктән 46 социаль проект акчалата ярдәм алачак.  

Бу инициативалар 73,4 миллион сумнан артык ярдәм алачак, бу 2024 елның беренче конкурсы кысаларында безнең коммерцияле булмаган оешмаларга бүлеп бирелгән акчалар күләменнән 7,7 миллион сумга диярлек күбрәк.

Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды гадәттәгечә финанслау күләме буенча төбәкләр арасында беренче урынны алды – 107,4 миллион сум.

“Безнең республикага мондый ышаныч инде гамәлгә ашырылган проектларны һәм аларның социаль нәтиҗәләрен бәяләүгә нигезләнә. Җиңүче проектлар актуаль социаль проблемаларны хәл итүгә һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән”, – ди Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов.

Киләсе президент грантлары конкурсы агымдагы елның 3 февралендә старт ала. Проектларны 17 мартка кадәр Президент грантлары фонды сайты аша тапшырырга мөмкин булачак.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас