Дәүләт Думасында Вячеслав Володин шундый белдерү белән чыгыш ясады.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерүенчә, русиялеләр берничә һөнәрне бушлай алырга тиеш, чөнки Русия икътисадының үсеше югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләүгә нигезләнә. Мондый белгечлекләргә машина йөртүче, тракторчы, эретеп ябыштыручы, пешекче, тегүче һ.б. һөнәрләр керә, дип яза «РИА Новости».
"Безгә һөнәри белем алуны сайлаган һәр укучы моңа түләүсез нигездә ирешсен өчен барын да эшләргә кирәк. Бездә эшче куллар җитми дибез-әйдәгез аларны әзерлик", – ди Вячеслав Володин
Ул илдә әлегә мәктәп укучысы башлангыч һөнәри белем алырлык белем бирү учреждениеләре булмавын билгели.
"Урта һөнәри белем бирәбез һәм, дөресен әйткәндә, нәкъ менә урта һөнәри белем составына башлангыч керә... ләкин башлангыч һөнәри белемнең абруе юк, төгәл максаты юк, чөнки система үзе юк», — дип ачыклык кертте Дәүләт Думасы Рәисе.
Аның сүзләренә караганда, башлангыч һөнәри белем алу бер ел сигез ай вакыт ала. Урта һөнәри белем алу өчен өч елдан артык вакыт кирәк булачак. "Машина йөртүче яки механизатор һөнәрен алу өчен еш кына өлкә үзәгенә барырга кирәк, яки ниндидер эре район үзәгендә белгечләр әзерлиләр. Чөнки анда таләпләр дә артты, техника да үсә. Ләкин бу үзәкләр булырга тиеш", - дип өстәде эксперт.
Элегрәк Дәүләт Думасына югары уку йортларына колледжлардан БДИсыз керү проектын кертүләре турында хәбәр ителгән иде. Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, көллиятне тәмамлаучылар югары уку йортына кергәндә БДИ урынына эчке имтихан тапшыра яки берләштереп сынауларның бер өлешен БДИ формасында, ә икенчесен эчке имтихан буларак тапшыра алалар. Шул ук вакытта югары уку йортына кергәндә, белгечлекнең туры килүе турында аңлатма юк. Проект авторлары нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттеләр.
"Әгәр университетта укыту программасы көллияттә яки техникумда укыту программасына (профиленә) туры килә икән, абитуриент керү сынауларын элеккечә тапшыра", – дип аңлатты проект авторларының берсе, Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Мажуга. Әгәр дә абитуриент көллияттән соң югары уку йортына башка профиль буенча укырга керә икән, аңа БДИ тапшырырга туры киләчәк.
Фото: вфокусе.