Яңалыклар
20 гыйнвар 2025, 07:18

Бүләк хуҗасына барып иреште!

Күптән түгел редакциягә Илеш районы Сүлте авылында яшәүче җиңүчебез Галимә Вәлиуллина килде.   

Бүләк хуҗасына барып иреште!Бүләк хуҗасына барып иреште!
Бүләк хуҗасына барып иреште!

Былтыр Гаилә елы уңаеннан “Өмет” гәзите битләрендә “Бер гаилә тарихы” дип аталган конкурс үткәргән идек. 30га якын язма арасыннан өч җиңүче билгеләдек. Конкурсның иганәчесе булган Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан аларга чәй сервизы бүләк ителде. Бүләкләрне җиңүчеләребезне бергәләп редакциягә чакырып тапшыру иде теләгебез. Тик искиткеч кызу темплы заманда яшибез икән, җәмәгать. Өч кешене бер вакытта “Матбугат йорты”нда очраштыру гаять катлаулы эш булып чыкты. Әле берсе килә алмый, әле икенчесе, әле өченчесе... Я булмаса журналистлар командировкага чыгып китә... Шуңа күрә ничарадан-бичара дигәндәй, җиңүчеләребез белән аерым-аерым очрашырга калды. Менә күптән түгел редакциягә Илеш районы Сүлте авылында яшәүче җиңүчебез Галимә Вәлиуллина килде.   

–“Бер гаилә тарихы” конкурсы турында укыгач, күңелем җилкенеп куйды. Әллә катнашып караргамы соң? Күңелемдә йөрткән бик күп төрле гаиләләр, язмышларны барлаганнан соң курсташым Зөлфиянең матур гаиләсе турында бәян итергә уйладым. Алар белән очрашып та сөйләштем, күңел белән дә барлау булды. Хезмәт белән яшәгән гади генә гаиләнең яшәү рәвешен бәян иткән җылы гына язма барлыкка килде. Язмамны редакциягә юлладым. Бу тормышта ямь табып, көннәребезне мәгънәле үткәрсәк иде дип тотынган эшем бик сөендерде – җиңүләрнең берсе булдым.

Әйтер сүземне ишетеп, күңелемдәгесен якты итеп бирергә теләгәнемне аңлаган жюри әгъзаларына, шушы конкурсны оештырган “Өмет” гәзите коллективына рәхмәтемне әйтеп, бүләгемне кулыма алдым. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан бирелгән истәлекле бүләк бу. Рәхмәт яусын!

Һәрберебезнең тормышында шушындый сөенечле мизгелләр күп булса иде!

Бүләк хуҗасына барып иреште!
Бүләк хуҗасына барып иреште!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас