Яңалыклар
20 гыйнвар 2025, 04:55

-28 градуска кадәр суытачак, ди

Быел бит әле мондый салкыннар булмады. 

Регина Әхмәтшина.Регина Әхмәтшина.
Фото:Регина Әхмәтшина.

Алдагы өч көндә Башкортстанда салкыннар көтелә. Башгидрометүзәк мәгълүматларына караганда, бүген, 20 гыйнварда, җепшек кар явуы көтелә, урыны белән уртача күләмдә, юлларда кар көртләре хасил булачак, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Көндез һава температурасы 0, -5°.

Сишәмбе, 21 гыйнварда, төнлә кар явачак, дип вәгъдә итә белгечләр, көндез  дә бераз явып үтмәкче. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк, бозлавык булуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача, урыны белән көчле җил исәчәк. Һава температурасы төнлә һәм көндез -7, -12°, көн дәвамында  акрынлап -17,-22°ка кадәр суытачак.

Чәршәмбе, 22 гыйнварда, төнлә урыны белән бераз кар яумакчы, көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, уртача тизлектә, төнлә урыны белән көчәючән. Төнлә -18, -23° аязытканда -28°, көндез -15, -20°. 

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас