Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер мәртәбә 80 мең сум түләнәчәк. “Шул хактагы указга кул куйдым”, – диде Русия Президенты Владимир Путин 15 гыйнварда “Җиңү” Русия оештыру комитеты утырышында.
Ветераннардан тыш, тыл хезмәтчәннәре һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләр, концлагерьның балигъ булган тоткыннары һәм Бөек Ватан сугышы елларында һава һөҗүменә каршы оборона объектларында, диңгез һәм авиация базаларында эшләгән, оборона корылмалары төзегән кешеләр дә түләүләр алачак. Алар өчен түләү күләме 55 мең сум тәшкил итәчәк.
“Бөек Ватан сугышы ветераннары – булачак бәйрәмнең төп катнашучылары. Аларга һәм аларның ихтыяҗларына ныклы һәм ихлас игътибар кирәк”, – диде Путин, һәм төбәк җитәкчеләренә, түрәләргә ветераннарны нинди проблемалар борчыганын белү өчен 9 майга кадәр һәр фронтовик белән шәхсән очрашырга кушты.
Оборона министрлыгы мәгълүматы буенча, Русиядә җиде меңгә якын фронтовик яши.