Ишембай – “Хезмәт даны шәһәре”. Тиешле указга бу атнада Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ил җитәкчесенә әлеге карары өчен рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, Ишембай – Башкортстанда, Уфадан кала, икенче булып, “Хезмәт даны шәһәре” исеменә ия.
Ишембай Бөек Ватан сугышы чорында фронт ихтыяҗларын тәэмин иткән. Биредә 4,5 миллион тонна нефть чыгарылган, бу – сугыш елларында СССРда алынган нефтьнең дүрттән бер өлеше.
“Соңгы елларда Ишембай актив үсә. Шәһәрдә бик матур парклар, скверлар барлыкка килде. Икътисад яхшы эшли – шул исәптән “Алга” махсус икътисади зонасы һәм, әлбәттә, Ишембайның хезмәт сөючән халкы аркасында үсә. Быел шәһәргә 85 ел тула. Алда – ишембайлылар өчен яңа карарлар һәм кызыклы проектлар”, – ди үзенең социаль челтәрләрдәге язмаларда төбәк җитәкчесе.
“Ишембай – хезмәт даны шәһәре” стеласын иң яхшы урыннарның берсенә урнаштырачаклар. “Аның урынын шәһәр халкы белән бергә киңәшләшеп сайлаячакбыз”, – ди Радий Хәбиров.
Әйткәйдәй, Ишембайдан тыш, Русиянең тагын җиде шәһәре мактаулы исемгә ия булды. Алар – Курган (Курган өлкәсе), Югары Пышма (Свердловск өлкәсе), Ковров (Владимир өлкәсе), Миасс (Чиләбе өлкәсе), Яшел Үзән (Татарстан Республикасы), Ленинск-Кузнецк (Кемерово өлкәсе) һәм Салехард (Ямал-Ненец автоном округы).