2025 елда Башкортстан Росреестры республиканың 16 муниципаль берәмлегендәге МФЦның 17 офисы мәйданчыкларында гражданнар һәм эшмәкәрләр өчен күчмә консультацияләр оештыру практикасын дәвам итәчәк.
– Мондый очрашулар барышында мөрәҗәгать итүчеләр Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алу тәртибе, күчемсез милек белән төрле алыш – бирешләр ясау өчен нинди документлар кирәклеге, шулай ук аларны рәсмиләштерү нечкәлекләренә һәм гамәлдәге закон нормаларына кагылышлы кызыксындырган сораулар бирә алачак, - дип хәбәр итте Росреестрның Башкортостан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец. - Безнең квалификацияле белгечләр гражданнар тапшырган документларны игътибар белән өйрәнәләр һәм оптималь чишелеш табарга ярдәм итәләр.
Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, гражданнардан сорауларның күбесе Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрындагы мәгълүматларны төзәтүгә, җир кишәрлекләренең чикләрен һәм алардан файдалану кагыйдәләрен төгәлләштерүгә кагыла. Бизнес вәкилләре, үз чиратында, җир кишәрлекләренә рөхсәт алу мәсьәләләре һәм Росреестрның электрон сервислары белән эшләү үзенчәлекләре белән кызыксыналар.
– Безнең төп максат – күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын даими күтәрү, шуңа күрә без һәр атна саен халык арасында хезмәтләре аеруча кирәк булган ведомстволар вәкилләре белән турыдан-туры консультацияләр оештырабыз: Росреестр, Салым хезмәте, социаль яклау органнары, Роспотребнадзор һәм башкалар. Сыйфатлы консультация бирү дәүләт хезмәтен рәсмиләштерү процессын уңышлы тәмамлауда мөһим роль уйный, - дип ассызыклады Башкортстан КФҮ директоры Наталья Куприянова. Агымдагы елда беренче консультация чарасы 14 гыйнварда 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Башкортостан МФЦ офисларында түбәндәге адреслар буенча узачак: Уфа шәһәре, Гобәйдулли урамы, 6 («Аркада» сәүдә үзәге), Уфа шәһәре, Октябрь Проспекты ур., 4/1 («Мир» сәүдә үзәге), Бәләбәй шәһәре, Революционерлар ур., 3, Белорет шәһәре, 5 июль урамы., 3, Дүртөйле шәһәре, Рәзил Мусин ур., 15, Мәләвез шәһәре, Смоленск ур., 108, Нефтекама шәһәре, Төзүчеләр ур., 59, Октябрьский шәһәре, Кортунов ур. 15, Салават ш., Ленин ур., 11, Сибай Ш., Горький ур., 74к, Учалы ш., К. Маркс ур., 1, Күмертау ш., М.Гафури ур., 35, Дәүләкән шәһһәре, Җиңү ур., 5, Стәрлетамак ш., Ходайбирдин ур., 83, Ишембай ш., Гагарин ур., 1, Шаран авылы, Пролетар ур., 4, Бакалы ав., Күпер ур., 6.
Мәсьәләне һәрьяклап карау өчен күчемсез милек объекты буенча барлык документларны кабул итүгә алырга кирәк. Консультация тере чират тәртибендә үткәреләчәк, алдан язылу таләп ителми.