Яңалыклар
13 гыйнвар 2025, 16:08

Автобус маршрутлары үзгәртелде

Уфалылар, игътибарлы булыгыз!

Автобус маршрутлары үзгәртелдеАвтобус маршрутлары үзгәртелде
Автобус маршрутлары үзгәртелде

Уфалылар, игътибарлы булыгыз!

 

Уфада 167п һәм 258 П маршрутларның схемасы үзгәрде. Мондый карар пассажирларның күпсанлы үтенечләренә бәйле рәвештә һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын арттыру өчен кабул ителде. Чөнки “Башкортстан чәчәкләре” тукталышында зур класслы автобусларына борылыш  өчен уңайсыз.

Кешеләрнең үтенече буенча 167 нче маршрут хәзер академик Сөләймановның “Башкортстан чәчәкләре” ТКдагы тукталышына кереп урый, ә  кире юнәлештә - керми. Маршрут Зәки Вәлиди урамы буйлап Телеүзәккә кадәр рейс үти һәм “Карвансарай”да туктала.

258 П номерлы маршрутка килгәндә, аны “Табигать шәһәре” ТК тукталышына кадәр озайтканнар.

Үзгәрешләр арасында - әлеге маршрут генерал Кусимов урамына керми, анда автобуслар өчен борылыш мәйданчыгы юк. Пассажирларның игътибарлы булуларын һәм әлеге үзгәрешләрне исәпкә алуларын сорыйбыз.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас