Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 гыйнвар , 12:46

Яңа ел чыршысын мандариннарга алмаштырырга була

Чыршы өчен мандариннарны кайда бирәләр?

https://ufacity.info
https://ufacity.info

Уфада яңа ел чыршыларын мандариннарга алмашка тапшырырга мөмкин.

Тере агачларны 4 көн буена шәһәрнең төрле районнарындагы 11 мәйданчыкта җыячаклар. Мәйданчыклар 18 һәм 19 гыйнварда 12.00дән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Агачларны 25 һәм 26 гыйнварда да тапшырырга мөмкин булачак.

Чыршыларны ничек бар – шулай: кагылган такталарсыз һәм уенчык-мишурасыз кабул итәләр. Аларны эшкәртүгә озатачаклар.

Мәйданчыкларның адреслары:

  • Магистраль урам, 2А;
  • Столяров урамы, 2;
  • Мушников урамы, 11;
  • Гвардия урамы, 58/1;
  • Гагарин урамы, 10/2;
  • М. Гобәйдуллин урамы, 6, “Аркада” сәүдә комплексы каршында;
  • Кольцевая урамы, 50-61 (Колхоз базары);
  • “4 сезон” скверы;
  • “Курай чәчәге" скверы;
  • “Сосны” микрорайоны;
  • СССРның 50 еллыгы урамы ягыннан “Башкирия” сәүдә комплексы янындагы автопарковка.

Чыршыларны чүплеккә чыгарып ыргытканчы, югарыдагы мәйданчыкларның берсенә илтеп тапшыру, өстәвенә, моның өчен күчтәнәч тә алу, күпкә яхшырак булыр, мөгаен. Килешәсезме?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: