Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 гыйнвар , 10:17

Теплицаңның нигезе бармы?

Булса, мәшәкате арта инде. 

Автор фотосы.
Автор фотосы.

2025 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүчеләрнең, дачникларның мәшәкате артырга мөмкин.

Чөнки капиталь фундаменты булган мунча, сарай, бәдрәф, теплица һәм башка хуҗалык объектларын Росреестрда теркәргә туры киләчәк. Бу объектлар хәзер күчемсез милек категориясенә керә һәм аларга кадастр бәясенең 0,1-0,3 проценты ставкасы буенча салым салына. Бу корылмаларның хуҗалары, салым хезмәтенә кирәкле документларны тапшырып, алар турында декларация тутырырга тиеш. Югыйсә, Федераль салым хезмәте мөлкәт бәясен мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм шул нигездә салым ставкасын билгеләргә хокуклы.

Шул ук вакытта фундаментсыз җиңел күчерелә торган конструкцияләрне, шулай ук капиталь булмаган корылмаларны – теплицалар, беседкалар, җәйге душ, җиңел конструкцияле сарайларны – теркәргә кирәкми, аларга салым салынмый.

Шәхси ярдәмче хуҗалык өчен файдаланыла торган, мәйданы 50 квадрат метрдан артмаган объектларны да салымнан азат иттеләр. Әмма бу ташлама бер генә корылмага кагыла. Хуҗалык корылмаларына салым түләүдән I, II һәм III төркем инвалидларны, шулай ук сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны һәм сугышлардан зыян күргән затларны азат иттеләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: