Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 гыйнвар , 11:18

Руль артында планшетлар куллануны әлегә тыймаячаклар

Март аеннан бу мәсьәләгә үзгәрешләр кертеләчәк, дигәннәр иде, депутатлар кире уйладымы икән?

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Руль артында йөртүченең игътибарын читкә юнәлтә торган җайланмаларны, шул исәптән планшет һәм смартфоннарны куллануны тыя торган юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр быел  марттан үз көченә кермәячәк, дип хәбәр иткәннәр ТАСС агентлыгына РФ Транспорт министрлыгында.

Элегрәк Транспорт министрлыгы машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтә торган һәм аның игътибарын киметә торган җайланмаларны руль артында куллануны тыярга тәкъдим иткән иде. Сүз хәрәкәт барышында видео карау өчен кулланыла торган планшетлар, смартфоннар һәм автомобильнең мультимедиа җайланмалары турында бара.

Бүгенге көндә сөйләшүләрне куллар кулланмыйча алып барырга мөмкинлек бирә торган техник җайланмалар белән җиһазландырылмаган телефонны руль артында кулланган өчен 1,5 мең сум күләмендә административ җаваплылык каралган.

Чыганак: tass.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: