"Махсус урта белем бирү системасы үсешенең төп мәсьәләләре Махсус урта һөнәри белем бирү буенча Республика советы утырышында тикшерелде. Аны Уфа тармак технологияләре колледжы мәйданда үткәрдек.
Икътисадның төрле тармакларына квалификацияле, конкурент сәләтле кадрлар әзерләү - ул стратегик бурыч.
Махсус урта һөнәри белем бирүгә озак еллар тиешле игътибар бүлмәдек. Хәзер исә хәлне төзәтәбез. Колледжларыбыз үсеше һәм аның яшьләрдә кызыксыну уятуы өчен күп эшләр башкарабыз. Матди базаларын ныгытабыз, остаханәләрне баетабыз, уку корпусларын һәм тулай торакларны ремонтлыйбыз. Колледжларны капиталь ремонтлау буенча "Профессионалитет" проектында катнашу - безнең өчен зур ярдәм. Шуңа ярашлы, без якындагы 3 елда 7 уку йорты бинасын тәртипкә китерәчәкбез. Безнең республика программасы да бар - без аның буенча 3 ел эчендә 29 колледжга ремонт ясадык.
Директорларның барысы да колледжлар тәртипкә китерелү белән абитуриентлар арасында конкурс бермәбер артачак диләр. Әйткәндәй, быел без бюджет урыннарын тагын да 2 меңгә арттырмакчыбыз", -дип язды бүген Радий Хәбиров ВК социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Фото: БР Башлыгы сайтыннан.