Бүген, ягъни 10 гыйнварда, республика җитәкчесе Радий Хәбиров "Аксаков чыршысы"на барды. Әлеге Чыршы бәйрәме - үзенчәлекле балалар өчен оештырылган мәрхәмәтлелек чарасы. Ул 2019 елдан алып Радий Хәбиров инициативасы белән үткәрелә. Быел ул алтынчы тапкыр үтте.
Башкорт дәүләт опера һәм балет тетарына 278 бала килде. Алар: сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән булган балалар.
Театр фойесында кунаклар өчен мастер-класслар, тренинглар, Кыш Бабай һәм Карсылу катнашлыгындагы тамаша оештырылды, шулай ук истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырылды. Болардан тыш, кечкенә тамашачылар "Щелкунчик" балетын карады.
Күңелле сюрпризлар да булды. Радий Хәбиров Уфа районыннан 12 яшьлек Таир Манцуровны туган көне белән котлады һәм малайга чаңгылар бүләк итте. Республика җитәкчесе балаларга һәм аларның ата-аналарына, якыннарына ихлас Яңа ел котлауларын җиткерде, аларның тырышлыкларын һәм ныклыкларын югары бәяләде. Ә спектакль башланыр алдыннан Чыршы бәйрәменә җыелган балаларны "Бәхет территориясе" мәрхәмәтлелек фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова сәламләде.
***
Радий Хәбиров шулай ук "Аксаков чыршысы"н оештыручылар һәм хәйриячеләр белән очрашты. Төбәк җитәкчесе изге эшләрдә ярдәм күрсәткәннәре өчен компанияләр вәкилләренә рәхмәтен белдерде.
-Һәр елны без үзенчәлекле балаларны шәхсән котлауга вакыт табабыз һәм бу без алар өчен эшли алган иң кечкенә эшләрнең берседер. Үткән елда инвалидларга хәстәрлек күрсәтү өлкәсендә күп эшләр башкардык: "Салют" реабилитация-белем комплексын төзеп бетердек, "Иминлек" геронтология үзәген төзеп бетереп киләбез. Иң мөһиме, без җәмгыятьтә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга мәрхәмәтле караш булу төшенчәсен формалаштыра алдык,- диде Радий Хәбиров.
БР Башлыгы сайтыннан.