Алдагы өч көндә республика халкын +3° җылыдан -18° градуска кадәр салкыннар көтә. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген, 1 гыйнвар көнне, җепшек кар явуы фаразлана. Юлларда бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы +1°, -4°.
Шимбә көнне, 11 гыйнварда, әллә ни явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -3°, -8°, көнчыгыш районнарда -13°, көндез -2°, +3°.
Якшәмбе көнне, 12 гыйнварда, шулай ук җитди явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчле түгел. Һава температурасы төнлә -6°, -11°, урыны белән -13°, -18°кадәр, көндез -1°,-6°.
Чыганак: bashinform.ru