Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре страховкалау чыгымнарының яртысын компенсацияли алган. 2024 елда 240,3 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән.
Былтыр республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре гомум 332 мең гектар мәйдандагы 124 страховка килешүе төзегән. Шулай ук авыл хуҗалыгы малларын страховкалау буенча 24 килешү төзелгән.
Белешмә: Дәүләт ярдәме белән агростраховка РФ норматив закон актлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Аның буенча авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә алар түләгән страховка премиясенең 50 процентка кадәре компенсацияләнә.
БР Хөкүмәте сайтыннан.