Яңалыклар
9 гыйнвар 2025, 06:07

Илдар Габитов вафат булган

Матбугат дөньясында аны билгеле  сканвордчы буларак беләләр. 

Илдар Габитовның социаль челтәрләреннән.Илдар Габитовның социаль челтәрләреннән.
Фото:Илдар Габитовның социаль челтәрләреннән.

Уфада Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты, танылган башкорт сканвордчысы Илдар Габитов вафат булган. Бу хакта аның якыннары хәбәр итте.

Илдар Габитов 1961 елда Әбҗәлил районы Бурангол авылында туа. Ростов дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган. 1983-1990 елларда Уфа дәүләт авиация техник институтында, 1990-1997 елларда Уфа юридик институтында доцент булып эшли. 2004 елдан Башкорт дәүләт университетында (хәзерге Уфа фән һәм технологияләр университеты) укыта. 80 дән артык фәнни хезмәт, күпсанлы публицистик хезмәтләр авторы.

Илдар Габитов шулай ук сканвордчы буларак та билгеле. Аның башкорт башваткычлары милли матбугат укучыларына ошаый иде. Күп еллар дәвамында Габитовның мавыктыргыч кроссвордлары һәм сканвордлары республика гәзит-журналлары битләрендә дөнья күрде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас