Яңалыклар
8 гыйнвар 2025, 15:24

Зубрларны үз күзең белән күрергә була

“Зубр сукмагы” маршруты буенча экскурсияләр оештырыла башлады.

https://ecology.bashkortostan.ruhttps://ecology.bashkortostan.ru
https://ecology.bashkortostan.ru

Билгеле булуынча, 2023 елда Башкортстан Республикасына “Беловежская пуща” милли паркыннан 18 зубр китерелде.

Аларны “Морадым тарлавыгы” табигый паркы территориясенә урнаштырдылар. Беренче токым агымдагы елның июнендә дөньяга барлыкка килде. Көзен тагын бер бозау ирекле көтүдә фототозакка эләкте.

Зубрларны карау, ашату, ветеринария хезмәте күрсәтү һәм мониторинглау мәсьәләләре буенча Белоруссия белгечләре белән конструктив хезмәттәшлек алып барыла. Киләчәктә Башкортстанда бу төр зубрларны үрчетү буенча чаралар комплексын дәвам итү планлаштырыла.

Хәзер кешеләр бу урынга килеп, хайваннарны үз күзләре белән күрә ала. Моның өчен сәяхәтләр оештырыла. Әмма махсус сакланылучы табигать территорияләре челтәрен үстерү һәм уникаль табигать почмакларын саклау максатыннан кешенең табигатькә тәэсире минималь булсын өчен шартлар тудырыла. Шуңа бәйле, былтыр көз “Морадым тарлавыгы” табигать паркында “Зубр сукмагы” маршруты буенча хайваннар туктаган урынга экскурсияләр оештырыла башлады.

Туристларга инде елдан артык Беларусь Республикасыннан китерелгән хайваннар яшәгән урыннарда, Морадым тарлавыгында кыргый табигать шартларында ял итәргә тәкъдим итәләр.

Хәзер туристларның кыргый табигать шартларында мәһабәт хайваннар тормышы белән танышу мөмкинлеге бар. Парк кунаклары һәм ял итүчеләре өчен “Зубр сукмагы” маршрутында Олы Ык елгасын кичү өчен җәяүлеләр күперләре барлыкка килде.

 

Белешмә:

Зубрлар, кыргый фаунаның юкка чыгучы төре буларак, Русиянең Кызыл китабына кертелгән. Башкортстанда бу хайваннарның популяциясен формалаштыру инициативасын республика Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте. Башкортстанда зубрларны үрчетү һәм бу өлкәдә Беларусь белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә Башкортстан делегациясенең 2023 елның гыйнварында дустанә илгә сәфәре вакытында ирешелде.

https://ecology.bashkortostan.ru
https://ecology.bashkortostan.ru
https://ecology.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас