“Русия эше” порталында Башкортстан эш бирүчеләре 540 меңнән артык вакансия турында белдергән.
2024 ел башыннан “Русия эше” порталында (https://trudvsem.ru) Башкортстан эш бирүчеләре 541 мең вакансия урнаштырган, бу узган ел белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк. Республиканың мәшгульлек хезмәте ярдәмендә 30 меңнән артык кеше эшкә урнашкан.
– Быел 1,2 меңнән артык эш бирүче шәхси кабинетлар ачты. “Русия эше” порталында барлыгы 41 меңгә якын предприятие теркәлгән. Бүген “Русия эше” – мәшгульлек хезмәтенең технологик үзәге генә түгел, ә хезмәт базарының бөтен экосистемасы да. Цифрлы платформа эш бирүче белән потенциаль хезмәткәр арасындагы юлны кыскартырга мөмкинлек бирә. 2022 елдан республиканың мәшгульлек хезмәте тулысынча “цифр”га күчте – мәшгульлек өлкәсендәге барлык сервислар һәм хезмәтләр электрон формада карала ала, – ди Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.
Аның билгеләвенчә, 2024 елда белгечләр онлайн килгән 171,8 мең гаризаны, шул исәптән эш эзләүче гражданнарның 43 мең гаризасын эшкәрткән.
Әлеге портал ярдәмендә республика халкы өйләреннән чыкмыйча гына консультациягә язылырга яисә алдан тест узарга, потенциаль хезмәткәр белән әңгәмә уздырырга мөмкин.