Республика территориясендә 8 гыйнвар төнендә аязытканда -19, -24 градуска кадәр суыта, дип хәбәр итә синоптиклар. Көндез исә һава температурасы -1, -6 градус тәшкил итәчәк.
Төбәктә кар явуы фаразлана, аерым районнарда буран чыгуы, бозлавык булмакчы, дип кисәтәләр белгечләр. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 15-20 метр тәшкил итәчәк.
"Уфада болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан. Төнлә урыны белән бераз кр явачак, юлларда кар көртләре хасил булачак, бозлавык. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына – 9-14 м, иртән һәм көндез аерым районнарда тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитмәкче. Һава температурасы төнлә -11,-13°, көндез -1,-3°”, — дип билгеләп үттеләр Башгидромет үзәгендә.
Чыганак: bashinform.ru