«Кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында узган елда үзәк 15 меңнән артык хезмәт күрсәткән, бу 2023 ел дәрәҗәсеннән 23 процентка артык.
— «Минем бизнес» үзәге — бизнес өчен хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итә торган уңайлы һәм заманча мәйданчык. Хәзер «Минем бизнес» үзәге бүлекчәләре челтәрендә 13 офис исәпләнә. Киләсе елда Сибай шәһәрендә тагын бер вәкиллек ачарга ниятлибез, — ди Башкортстан Республикасы Эшмәкәрлек һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.