Яңалыклар
5 гыйнвар 2025, 16:58

Юл хаталарны кичерми

Бүген көндез Иглин районында «Урал» М-5 федераль трассасының 1505 км берничә автомашина белән юл-транспорт һәлакәте булган. 

Юл хаталарны кичермиЮл хаталарны кичерми
Юл хаталарны кичерми

Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр булмаган.

Башкортстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, «Вольво», «Хендай Солярис» һәм «ДАФ» йөк машиналары бәрелешкән. Авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Транспорт чаралары механик бозылулар алган.

— Урында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан реверсив хәрәкәт оештырылган. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, — дип хәбәр иттеләр БР ДАИ матбугат хезмәтендә.

Юлларда исән-имин йөрик. Барыбызны да өйдә көтәләр, хөрмәтле шоферлар!

 

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР ДАИ.

Юл хаталарны кичерми
Юл хаталарны кичерми
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас